Бу шимбә көнне үк, 15 июньдә, «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен «Экояз» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узачак

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсы 1 апрельдә старт алды. Конкурс вакытында Экология министрлыгына татарстанлылардан 1202 гариза килгән. Конкурс 8 атна дәвам итә һәм тематик марафон форматында уза.

Табигатьне саклаучылар һәм битараф булмаган барлык кешеләр ике ай эчендә күпме яхшы һәм файдалы эшләр башкарган! Катнашучылар сыерчыкларга оялар һәм кошлар өчен  җимлекләр  ясаганнар, калдыкларны сортлаганнар, өмәләргә чыкканнар, чишмәләрне һәм аларга якын территорияләрне төзекләндергәннәр, агачлар, куаклар утыртканнар һәм йортсыз хайваннарга ярдәм иткәннәр.

Иң яхшы экогаиләләр һәм муниципаль берәмлекләр үз бүләкләрен алдылар инде, ә бу шимбәдә «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экокоманда» һәм «Экопартнерлар» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү узачак.

15 июньдә 10:00 сәгатьтә Түбән Заречье пляжында «Компас» фондының «Илкүләм җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында очрашабыз. Бүләкләүдән соң, өмә узачак, ләкин гадәти түгел, ә эко-Сабантуй форматында. Җыештырудан тыш, катнашучылар мастер-классларда, мәдәни программада катнаша һәм кыр кухнясында тамак ныгытып ала алачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International