18 майдан 24 майга кадәр Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре тарафыннан пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясе артуы теркәлгән:
АСКЗА-1 (Осиново авылы, Зеленодольск м.р.) – күкертле водородның рөхсәт ителгән күләменнән артып китүе теркәлгән;
АСКЗА-3 (Казан ш., Максимов ур. 76й.) күкертле водород һәм формальдегид буенча артулар теркәлгән;
АСКЗА-5 (Казан ш., И.Шакиров пр, 3) күкертле водород буенча артулар теркәлгән;
Казан шәһәрендә урнашкан башка АСКЗАларда пычратучы матдәләрнең артуы теркәлмәгән.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, АСКЗА-4 (Казан, Четаев урамы, 26) фенолны үлчәү буенча хроматограф 16 майдан хезмәт күрсәтүче оешмада диагностикада тора.
АСКЗА-5тә азот диоксидын билгеләү буенча газ анализаторы (Казан, Шакиров урамы, 3) ел саен тикшерелә.
Шуны исәпкә алып, АСКЗА-4тә фенол һәм АСКЗА-5тә азот диоксиды буенча мәгълүматлар вакытлыча Татарстан Республикасының Экологик картасында күрсәтелми.
Казан шәһәрендә урнашкан башка АСКЗА пычратучы матдәләрнең артуы теркәлмәгән.