Экология министрлыгы инспекторлары Азнакай балалар бакчасында экоквест оештырды

2024 елның 24 мае, җомга

Ык буе идарәсе хезмәткәрләре «Звездочка» балалар бакчасында булдылар һәм балаларны экокультура белән таныштырдылар. Ә аннан соң, командаларга бүленеп, балалар экологик маршрутлар буенча сәяхәткә киттеләр. Урман геройлары белән бергә алар анаграммалар чиштеләр, табигатьтә үз-үзләрен тоту нигезләрен өйрәнделәр һәм экологик яшәү рәвеше кагыйдәләрен эшләделәр. Балаларга кыенлыкларны җиңәргә зирәклек, тапкырлык һәм, әлбәттә, дуслык ярдәм итте. Хәзер алар эко гадәтләрен кулланып зур дөньяны өйрәнергә әзер.

 «Экологик культураны балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Балалар аңларга тиеш, без барыбыз да табигатьнең бер өлеше», - дип сөйләде Ык буе идарәсе инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International