Көньяк-Көнчыгыш инспекторлары тарафыннан Яңа Иглай авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланды

2024 елның 24 мае, җомга

Нурлат районы территорияләрен мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары рөхсәтсез ташланган төзелеш һәм агач калдыклары чүплеген ачыклаганнар. Чүплекнең мәйданы 500 кв. м, күләме 100 куб. м тәшкил итә.

Нурлат районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозу һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International