Чиста Татарстан синнән башлана! Барыбызны да яраткан ял итү урыннарын җыештыруга чакырабыз

2024 елның 24 мае, җомга

Экология министрлыгы барыбызны да туган шәһәребездә, районыбызда, авылыбызда чисталык урнаштырырга чакыра, чөнки экология безнең һәрберебездән башлана! Санитар-экологик икеайлык ахырына якынлаша, бу вакыт эчендә шәһәр халкынан 2500гә якын мөрәҗәгать килгән һәм аларның күбесе чүп - чар һәм чүплекләргә карата шикаятьләр. Министрлык хезмәткәрләре инициативасы белән бу ял көннәрендә ике өмә узачак, алар өчен урыннарны халык үзе билгеләде. Безгә Кабан күле (Казан шәһәре) ярлары буендагы чүп-чар турында шикаятьләр килде. Министрлык инспекторлары журналистлар белән бергә чыгып, күлне тикшерделәр, халык белән аралаштылар һәм биредә өмә оештырырга карар иттеләр. Бу шимбәдә, 25 майда, безнең хезмәткәрләр гаиләләре белән шәһәр халкына чиста булырга ярдәм итәр өчен күлгә чыгачаклар. Лаеш районында Чиста күл буенда шундый ук тагын бер гаилә өмәсе узачак. Чараны «Чиста булачак» активистлары һәм Рус география җәмгыяте төбәк бүлекчәсе дайверлары хуплаячак. Читтә калмагыз һәм кушылыгыз!

Барыгызны да иртәнге 9да Кабан күлендә көтәбез (Казан шәһәре, Тула урамы, 28 йорт). Лаеш районында Чиста күлдә (Лаеш районы Чиста күл авылы) өмә иртәнге сәгать 10да башлана. Инвентарь бездән, кәеф – сездән! Чиста Татарстан синнән башлана!

Өмәләр «Экология» илкүләм проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International