Компенсация буларак Идел һәм Кама шәһәрләренә 190 мең сазан маймычы чыгарылды

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Татарстаннан табигать саклау акциясендә катнашучылар Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларына 190 мең балык маймычы  чыгарды. Шулай итеп, предприятиеләр республиканың биологик ресурсларын торгызырга ярдәм итәләр. Җир байлыкларыннан кулланучылар  суның  биоресурсларына китерелгән зыянны компенсацияләү өчен балык популяциясен тулыландыралар. Маймычларны ясалма шартларда үстергәннәр. Балыкларны чыгару Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе белгече контроле астында үткәрелә.

Бу чара «СК «Кама-Волга транс» ҖЧҖ, «Дельта-флот» ҖЧҖ, «Камские нерудные материалы» ҖЧҖ хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә суның биологик ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыянны каплый. Чара «Яшел эшләр марафоны» #марафонэкосистема #марафонзеленыхдел бөтенроссия экологик акциясе кысаларында уздырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 20 маеннан 5 июненә кадәр «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте «Яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экологик акциясен үткәрә.

Акциянең төп максаты-эковолонтерлык активлыкларын популярлаштыру, экологик гадәтләрне формалаштыру һәм экологик көн тәртибендәге чараларга киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү.

Социаль челтәрләрдә экомарафонны рәсми аккаунтлардагы басмалар, #марафонэкосистема, #марафонзеленыхдел хештеглары белән хупларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International