Идел-Кама идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе районы мониторингы барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыюны ачыклаганнар. Балык Бистәсе һәм Котлы Бөкәш авыллары арасындагы трассада зур габаритлы калдыклар чүплеге ачыкланган. Әлеге җир кишәрлеге «Теплоэнергосервис» предприятиесенә карый. Чүплекнең гомуми мәйданы 100 кв. м, күләме 70 куб. м тәшкил итә.

«Теплоэнергосервис» предприятиесенә табигатьне саклау законнарын  бозу рөхсәт ителмәве һәм 60 көн эчендә хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International