«Экодулкын» форумы ярдәмендә яшь экоблогерлар командасы барлыкка киләчәк

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Икенче Минзәлә мәктәбенең 8 «А»  сыйныф укучысы Нәргизә Зиязиева «Экодулкын» республика форумында икенче дәрәҗә җиңүче булды һәм үзенең экологик проектына грант алды.

Аның «Экоинсайт» проекты 50 мең сумлык грант ярдәме алды. Нәргизә Зыязиеваның «Экодулкын» ярдәмендә хәзер социаль челтәрләрдә экологик берләшмә булдырачак һәм алып барачак, балалар өчен онлайн укыту оештыра алачак. Проект кысаларында шулай ук фестиваль үткәрү планлаштырыла, анда экоактивистлар әйләнә-тирә мохитне саклау темасын популярлаштыру өчен социаль роликлар һәм башка контент төшерәчәк.

Проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәне өчен Нәргизә Зыязиева үз әнисенә, ул бер үк вакытта география укытучысы һәм проект остазыда, Рушания Рәҗәп кызы Зыязиевага рәхмәт белдерә.

 «Мин призлы урынны алып, грант отуыма бик шатмын. Безнең уйларыбыз бик күп һәм мин «Экодулкын» форумына, Россия экология җәмгыятенең төбәк бүлегенә, Экология министрлыгына үз идеяләремне тормышка ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәтлемен. Экология турында сөйләү өчен экоблогерларны булдырырга кирәк дип саныйм», - дип бүлеште тәэсирләре белән Нәргизә Зыязиева.

Исегезгә төшерәбез, 12-15 май көннәрендә Казанда «Экодулкын» яшьләр экологик оешмаларының VIII Республика форумы узды. Форумны Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International