Экология министрлыгы инспекторлары Бөгелмә районында чүплек тапкан

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Бөгелмә районына мониторинг үткәрделәр һәм Березовка авыл җирлегендә рөхсәтсез төзелеш калдыклары туплауны ачыкладылар.

Чүплекнең мәйданы 450 кв. м тәшкил итә.

Бөгелмә районы Башкарма комитетына табигать саклау законнарын бозу һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International