You have 4 days left to take part in our "Eco-Spring"!

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

«Экояз» республика конкурсы 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык белән бергә старт алды. Бу вакыт эчендә Татарстан халкынан 1109 гариза килгән. Катнашучылар  кошларга җимлекләр ясадылар, калдыкларны сортладылар, өмәләргә чыктылар, агачлар утырттылар һәм табигать дусларыбызга ярдәм иттеләр.

Иң күп гаризалар «Экокоманда» номинациясендә: балалар бакчаларыннан - 368, мәктәпләрдән-354. «Экоберләшмә» номинациясендә - 179 гариза, «Экогаилә» номинациясендә-112 һәм «Экоярдәмче» номинациясендә 96 катнашучы.

Хәзер конкурсның сигезенче атнасы бара, ул күл һәм елга ярларын җыештыруга багышлана. Бу синең «Экояз»да катнашу һәм республикабызның чисталыгына үз өлешеңне кертү өчен соңгы мөмкинлегең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International