Мәктәпкәчә белем бирүдә экологик тәрбиянең актуаль юнәлешләренә багышланган Экофестиваль Алексеевск шәһәр тибындагы бистәдә үтте. Анда балалар бакчалары педагоглары, Алексеевск районы администрациясе хезмәткәрләре, ТР буенча «Эко-мәктәп / Яшел флаг» программасы координаторы, ТР Экология министрлыгы инспекторлары һәм Санкт-Петербургтан чакырылган кунаклар: Санкт-Петербургның Мәгариф комитеты хезмәткәре һәм мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты. Чараның төп максаты – халыкның экологик культурасын күтәрү.
Фестивальдә катнашучылар экологик тәрбия темасына күргәзмәләр оештырдылар һәм докладлар тәкъдим иттеләр. Педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәресләр үткәрүләре турында сөйләделәр. Аларның тырышлыклары Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
«Балаларны экологик тәрбияләү-планетабызның киләчәгенә инвестиция, анда һәр бала табигатьне саклаучыга әверелә, үзләре һәм киләчәк буыннар өчен әйләнә – тирә мохитне саклау өчен җаваплылыгын аңлый», - дип билгеләп үтте Экология министрлыгы инспекторлары