Экология министрлыгы инспекторлары Кайбыч районында зур чүплек тапкан

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Идел аръягы идарәсе инспекторлары Кайбыч районының Иске Чәчкап авылы читендә санкцияләнмәгән төзелеш һәм агач калдыкларын туплауны ачыклаганнар. Чүплекнең мәйданы 2000 кв. м, күләме 65 куб. м тәшкил итә.

Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International