ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Мөнир улы Насретдиновка ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле эше өчен Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде. Рәхмәтне Министрлыкның структур һәм территориаль бүлекчәләре белән традицион киңәшмәдә экология министры Александр Шадриков тапшырды.