Без – финиш сызыгында!

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

«Экояз» республика конкурсының экологик марафонының соңгы атнасы башланды. Бүген Идел  көне билгеләп үтелә һәм бу бәйрәм хөрмәтенә без яр буе территорияләрен җыештыруга аерым игътибар бирергә тәкъдим итәбез.

Бергәләп без бик күп чаралар үткәрдек, сыерчык оялары һәм җимлекләр ясадык, калдыкларны дөрес сортларга өйрәндек, территорияләрне җыештырдык һәм чишмәләрне төзекләндердек, үз участокларыбызны тәртипкә китердек. Хәзер елга һәм күл ярлары белән шөгыльләнергә вакыт!

26 майга кадәр яр буе территорияләрен җыештыру буенча чаралар үткәрергә, аннары эш нәтиҗәсе белән «ВКонтакте» да үз битендә пост урнаштырырга кирәк. Һәм ахырда раслауны почтага җибәрергә: Eco.pros@tatar.ru.

Иртәгә калдырмагыз! Бу сезнең «Экояз»да катнашуыгызның соңгы мөмкинлеге!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International