Көньяк-Көнчыгыш идарәсе хезмәткәрләре Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсендәге «Тирәк» балалар бакчасында булдылар. Инспекторлар балаларга табигатьне саклау мөһимлеге турында сөйләделәр. Белем бирү дәресен 25 бала тыңлаган. Уен вакытында алар табигать, хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмаклар чишкәннәр. Балалар шулай ук ел буе капкачларны, батарейкаларны, макулатураны җыеп, эшкәртүгә җибәрүләрен әйттеләр.
«Балалар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, әйләнә-тирә мохит темасына табышмакларны актив чиштеләр. Балалар бакчасында экология мәсьәләләренә зур игътибар бирелүе бик яхшы. Кечкенә яшьтән үк балаларга табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт салу бик мөһим», - дип билгеләп үтте Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторы.
Экодәрес ахырында барлык балаларга «Экология мәктәбе» буяу китаплары, ә «Тирәк» балалар бакчасына Татарстан Республикасында табигатьне саклау тарихы турында Экология министрлыгыннан китап бүләк иттеләр.