Санитар-экологик икеайлык кысаларында Төньяк идарә инспекторлары Балтач һәм Арча районнарына мониторинг үткәрде

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Арча районының Югары Аты авылында һәм Балтач районының Кече Лызи авылында табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланган, ягъни көнкүреш  һәм төзелеш калдыкларын урнаштыру. Росреестр идарәсенә участокларның хуҗаларын ачыклау өчен запрослар җибәрелгән.

Балтач районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнары таләпләрен бозуга юл куймау һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Арча районы башкарма комитеты барлык хокук бозуларны икенче көнне бетерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International