«Түбән Кама» милли паркында традицион табигатьне саклау акциясе узды. Кама буе идарәсе инспекторлары белән бергә 220 укучы урман җыештыруга чыкты. Йөзләгән капчык чүп-чар - табигать саклау акциясенең нәтиҗәсе шундый.
«Мондый акцияләр бик мөһим! Алар безгә парк зоналарын сакларга ярдәм итә. Хәзер бу инициативалар турында тагын да күбрәк кеше белә һәм изге башлангычларны хуплауга кушылырга мөмкин» - дип билгеләде Кама буе идарәсе инспекторы.
Өмәдән соң барлык катнашучыларны милли парктан дипломнар һәм Экология министрлыгыннан истәлекле призлар белән бүләкләделәр.