Санитар икеайлык кысаларында Арчада чүплек бетерелде

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Арча территориясенә мониторинг үткәрделәр.

Күчмә тикшерү барышында Комаров урамында, 48\2 корылмасы янында каты коммуналь калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру факты ачыкланды. Чүплек мәйданы 200 кв.м тәшкил иткән. Башкарма комитетка табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде

Хәзерге вакытта хокук бозу бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International