Экология министрлыгы инспекторлары Сарман һәм Аксубай районнарында экология дәресләре үткәрде

2024 елның 14 мае, сишәмбе

Кама аръягы һәм Идел-Кама идарәләре хезмәткәрләре чүп-чарны аерым җыю темасына экодәресләр үткәрделәр. Белгечләр балаларга нинди калдыкларны «чиста» дип аталганны - бу эшкәртергә мөмкин булганнар (кәгазь, картон, пластик һәм пыяла шешәләр), ә нинди калдыкларны «пычрак» дип аталганны аңлаттылар, ягъни икенчел эшкәртелергә ярамаганнары - лампочкалар, батарейкалар, аккумуляторлар.

Шулай ук укучылар чүп-чарны эшкәртү вариантлары белән таныштылар, аның ярдәмендә калдыклардан яңа әйберләр ясала.

 «Туган ягыбызны кайгыртырга: калдыкларны сортларга аерырга, макулатура җыярга һәм планетабызның чиста киләчәге өчен өмәләргә чыгарга кирәк», - дип  сөйләде балаларга Кама аръягы инспекторы Айгөл Гарифуллина.

Ээкодәрес ахырында укучыларга укучылар табигать дөньясына чумуларын дәвам итсеннәр өчен «Экология мәктәбе»  исемле китаплар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International