Татарстанда санитар-экологик икеайлык кысаларында 1700дән артык хокук бозу ачыкланган

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

1 апрельдән 8 майга кадәр Экология министрлыгы, Росприроднадзор, Роспотребнадзор, Россельхознадзор, Госстройнадзор, Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 1 704 хокук бозу очрагы ачыкланган.  Аларның 746 сы - калдыкларны санкцияләнмәгән урнаштыру. 434 тәртип бозу төзекләндерү кагыйдәләре белән бәйле, 457 - санитария нормаларын бозу, 19 хокук бозу төзелеш мәйданчыкларында ачыкланган, 48 хайваннар дөньясы объектларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу.  778 мең сумлык 597 административ материал төзелгән. 157 кисәтү игълан ителгән.

Шулай ук ике айлык кысаларында автомобиль юлларының юл буе полосаларын  тикшерү максатыннан,  республиканың 18 районында (Тукай, Алексеевск, Азнакай, Лаеш, Лениногорск, Алабуга, Әлки, Апас, Мөслим, Менделеевск, Чирмешән, Теләче, Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат, Югары Ослан муниципаль районнарында) 49 хокук бозу очрагы ачыкланган.

18 һәм 25 апрель көннәрендә Татарстанның 2 шәһәрендә һәм 12 муниципаль районында авиатикшерүләр уздырылды, табигатьне саклау законнарын бозуның 203 очрагы ачыкланды, шуларның 149ы - чүплекләр.

27 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, Горький тимер юлы вәкилләре белән бергәләп, Казан территориаль идарәсе, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль районнар вәкилләре белән берлектә Казан шәһәре муниципаль районнарының, Татарстан Республикасының Яшел Үзән һәм Биектау районнарының тимер юлына бүлеп бирелгән полосаларын карадылар. Рейдлар барышында җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру өлешендә 45 хокук бозу ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International