Ел башыннан Экология министрлыгының һава сыйфатын контрольдә тоту станцияләре 1,5 миллионга якын үлчәү башкарган

2024 елның 3 мае, җомга

Ел башыннан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 1,496 млн.үлчәү башкарган, шул исәптән Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 464 меңнән артык үлчәү башкарган.

27 апрельдән 3 майга кадәр станциядә 21 артыклык теркәлгән:

Осиново авылында урнашкан АСКЗА-1 күкертле водород буенча рөхсәт ителгән концентрациядән 19 тапкыр артыклык теркәлгән;

Казан шәһәренең И.Шакиров проспектында урнашкан АСКЗА-5 күкертле водород буенча 2 тапкыр арту теркәлгән.

Барлык мәгълүматны онлайнда күрергә мөмкин. 2 апрельдән Министрлык АСКЗА үлчәүләрен карау мөмкинлеген ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International