«Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез»! Бүген «Үлемсез полк» сафларында Габделбари Миңнемуллинны искә алабыз

2024 елның 3 мае, җомга

Габделбари Миңнемуллин 1911 елның 3 маенда Саба районының Олыяз авылында туа. 30 яшендә фронтка китә, укчы бригадасында хезмәт итә. Каты яралана, әмма сугышуын дәвам итә. Фронттан 1946 елның язында гына, Кырым азат ителгәннән соң кайта.

Габделбари Миңнемуллин 70 яшендә вафат була.

Бабасы истәлегенә шигырьне Кама буе идарәсенең экология күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге белгече Алисә Талипованың улы Рамазан Талипов укый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International