Казанның Идел буе районында санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыкланган ике чүплек бетерелде

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

22 апрельдә Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районын тикшерделәр. Тикшерү барышында табигатьне саклау законнарын бозуның 2 очрагы ачыкланган. Мәсәлән, төзелеш һәм ремонт эшләреннән рөхсәтсез калдыклар Каенлык  янында табылган. Хәзерге вакытта җир кишәрлеге  хуҗасы территорияне тиешле хәлгә китергән. Икенче бозу, ягъни төзелеш һәм коммуналь калдыкларны, шулай ук автомобиль шиннары рәвешендәге калдыкларны җыю Р. Гареев урамы, 105б йорт адресы буенча «Сказочный лес» торак комплексы янында ачыкланган. Шимбә көнне җир  кишәрлеге хуҗасы территорияне тиешле хәлгә китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International