Әлмәттә «ЭКО-DAY» яшьләр экологик форумы узды. Чарада 100 дән артык кеше катнашты. Алар «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активистлары, волонтерлар һәм 7-11 сыйныф укучылары.
Балалар эковикторина сорауларына җавап бирделәр, «#ЗеленаякомандаБЧ» форсайт-сессиясендә экологик проблемалар турында фикер алыштылар һәм «Эко-Квест» интеллектуаль уенда үз белемнәрен күрсәттеләр.
«Экология мәсьәләләренә битараф булмаган өчен, безнең форумнарда һәм экологик акцияләрдә катнашкан өчен барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге дә сезгә бәйле», - дип сөйләде үз чыгышында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгече Алинә Җәләлетдинова.
Барлык балалар да үзләрен квестта актив күрсәттеләр һәм форум викторинасында рәхәтләнеп катнаштылар. Чара ахырында «Чиста булачак» экохәрәкәтеннән истәлекле бүләкләр алдылар.
Оештыручылар – «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте һәм «Игелекле Әлмәт» иреклелекне үстерү үзәге.