Азнакай районында 1000 кв. метр мәйданлы зур чүплек юкка чыгарылган

2024 елның 29 апреле, дүшәмбе

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Экология Министрлыгыныңик буе идарәсе инспекторлары тарафыннан Актүбә бистәсендә 930 кв. м мәйданда пыяла сүс, резина калдыклары рәвешендә рөхсәтсез чүп-чар туплау ачыкланды, чүплекнең күләме 450 куб. м тәшкил итте. Әлеге җир участогы Азнакай районы Башкарма комитеты милкендә. Актүбә бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International