Чаллыда экологларның кисәтүе буенча чүплекне оператив рәвештә бетерделәр

2024 елның 30 апреле, сишәмбе

Ике айлык кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары  Чаллыда экология мониторингы үткәрделәр.

Металлургия урамындагы рейд барышында көнкүреш һәм төзелеш калдыклары чүплеге, шулай ук пневматик шиннарның покрышкалары табылган. Чүплекнең гомуми мәйданы 450 кв.м тәшкил итте.

Шәһәр башкарма комитетына законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы турында кисәтү бирелде.

Бүгенге көндә чүплек бетерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International