Экология министрлыгы инспекторлары Теләче балалар бакчасында экология дәресе үткәрде

2024 елның 30 апреле, сишәмбе

Төньяк идарә инспекторлары әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында экодәрес үткәрде. Алар планетаны чиста саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәклеген сөйләделәр, сабыйларны мөһим экогадәтләр һәм табигать турындагы гаҗәеп фактлар белән таныштырдылар.

Балалар, безнең инспекторларның килүенә махсус рәвештә, театраль чыгыш әзерләгәннәр. Алар «Урманны сакларга кирәк!» әкияте геройларына әйләнделәр.

«Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә, яхшы һәм гыйбрәтле әкиятләр аша, табигатькә уңай һәм сак караш бирелә», - дип уртаклашты Төньяк идарә инспекторы. Бакчачылар - безнең «Экояз» конкурсында актив катнашучылар. Эко чара азагында балалар бәйге кысаларында күпме макулатура һәм батарейкалар җыйганнаын күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International