«Без сезнең исемнәрне хәтерлибез»! Быел да без Бөек Җиңү каһарманнары истәлегенә сәхифәбезне дәвам итәбез

2024 елның 29 апреле, дүшәмбе

Бүген Зәлинә Гыйматдинова - Идел аръягы идарәсе баш белгече Ләйсән Гыйматдинова кызы  бабасы истәлегенә сугыш турында шигырь сөйли.

Хәбир Кадыйр улы Йосыпов 1927 елда Татар Буасы  авылында туган. 17 яшендә сугышка киткән.

Хәбир Йосыпов 20 нче укчы бригадада хезмәт иткән. Ул Бөек Ватан сугышын үтеп, өенә исән-сау әйләнеп кайткан!

Хәбир Йосыпов 84 яшендә, Зәлинәнең тууына 8 ел  кала, вафат булган.

Мәңгелек хәтер һәм геройларга дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International