Ярты гомер – экологиядә! Бүген «Экология – йөзләрдә» сәхифәсендә без Көньяк-Көнчыгыш идарәсе экокүзәтчелегенең әйдәп баручы белгече Нәфисә Хәмидуллина турында сөйләрбез

2024 елның 28 апреле, якшәмбе

2000 елда Нәфисә Хәлифовна Көньяк-Көнчыгыш идарәсенә әйдәп баручы белгеч булып эшләргә килә. Башта бик катлаулы булды, ди безнең героиня, әмма хәзер инде үз тормышын экологиядән башка күз алдына да китерми.

Нәфисә Хәлиф кызы үз эшенең чын профессионалы һәм еш кына яшь хезмәттәшләренә киңәшләре белән булыша. Игелекле, аралашуда җиңел булуы белән ул Көньяк-Көнчыгыш идарәсенең барлык хезмәткәрләренең мәхәббәтенә һәм хөрмәтенә лаек булды. Су, һава, җир - табигать ресурсларын саклау аның төп бурычы.

Нәфисә Хәлифовна тырыш хезмәте өчен  А.И.Щеповских исемендәге медаль белән бүләкләнде.

Бүген Нәфисә Хәлиф кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә! Экология министрлыгы коллективы аны юбилее белән котлый һәм иң изге теләкләр тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International