Бүген барлык «Чиста булачак» активистлары өчен истәлекле вакыйга. Яшьләр экохәрәкәтенә 9 ел тулды!
Ел саен 10 меңнән артык активист өмәләрдән алып, масштаблы экофорумнарга кадәр күп кенә чаралар үткәрә.
2015 елдан башлап «Чиста булачак» 5 экологик форум, 17 экобәйрәм һәм 9 фестиваль, меңнән артык табигать саклау чарасы, агач һәм үсемлекләр утырту буенча 236 акция, 110 социаль акция, икенчел чимал җыю буенча 192 акция, хайваннарны яклау буенча 105 акция, 5 экологик тур уздырган. Бу әле башлангыч кына!
Табигатьне саклау эшчәнлеге өчен «Чиста булачак» Татарстан Республикасы Рәисенең, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Ә 2020 елның 5 июнендә «Чиста булачак» волонтерлары Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән турыдан-туры элемтәгә чыкты.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллективы активистларны туган көннәре белән котлый һәм һәрвакыт чиста булсын дип тели!