Мин, син, ул, без бергә – Экогаилә! Сине «Экояз» көтә!

2024 елның 23 апреле, сишәмбе
Без барыгызны да 27 апрельдә республика Үзәк өмәсенә чакырабыз.  Нокса урманында «Франт» сәүдә үзәге артында көтеп калабыз. Теркәлү 11:00 сәгатьтә башлана.

Өмә яңа экоквест форматында узачак. Җиңүчеләрне дипломнар, призлар һәм яхшы кәеф көтә! Исегезгә төшерәбез, командада катнашу өчен, капитаннар түбәндәге сылтама буенча 26 апрельгә кадәр теркәлергә тиеш:

https://forms.yandex.ru/u/661fd95a02848f17b2f77c6c/

Без җыештырып кына калмыйбыз, ә интерактивларда һәм концерт программасында да катнашачакбыз! Шикләнмәгез, һәркем күңеленә хуш килер.

Туганнарыгызны шимбә  өмәсенә чакырыгыз һәм ял көннәрен бөтен гаиләгез белән бергә үткәрегез! Экология берләштерә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International