Бу дөньяны яхшырак ит! «Экояз»ның 4 нче атнасын үзгәрешләр белән каршы ал

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Без сезнең белән макулатура җыйдык, сыерчык оялары элдек, өмәләр үткәрдек.

Үзгәрү вакыты җитте! «Экояз»да катнашу өчен бу атнада ишегалларын, чишмәләрне һәм истәлекле урыннарны төзекләндерергә кирәк.

28 апрельгә кадәр территорияне төзекләндерү буенча чаралар үткәрергә һәм эш нәтиҗәсе белән «ВКонтакте»да үз битендә пост урнаштырырга. Ахырда раслауны почтага җибәрергә: Eco.pros@tatar.ru.

Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Өч атна эчендә инде 875 гариза килгән.

Безнең «Экояз» герое булу өчен кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International