Лаеш районы халкы безнең белән «Экояз»да катнаша

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

«Акыллы балалар» балалар бакчасы тәрбиячеләре экоакция үткәрергә һәм балалар мәйданчыгын җыештырырга карар иттеләр.

Олылар һәм балалар тәртип урнаштыру өчен күп көч һәм тырышлык куйдылар. «Көньяк парк» торак комплексы балалар уеннары өчен тагын да чистарак һәм уңайлырак урынга әверелде.

Барлык теләүчеләрнең дә «Экояз»ның өченче атнасында катнашырга вакыты бар. 21 апрельгә кадәр территорияне чистарту буенча чаралар үткәрергә һәм эш нәтиҗәсе белән «ВКонтакте»да үз битендә пост урнаштырырга кирәк. Ахырда раслауны почтага җибәрергә: Eco.pros@tatar.ru.

Ашык, 4 көн калды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International