Буада рөхсәтсез көнкүреш калдыклары чүплеге табылган

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Буада санкцияләнмәгән чүплек турында «Халык контроле» мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгать буенча Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары чыкты. Рейд барышында көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру факты расланды.

Тикшерү барышында Буа шәһәренең Казан тракты урамында урнашкан карны вакытлыча җыю мәйданчыгында көнкүреш калдыклары өемнәре  ачыкланды.

Буа шәһәре Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куелмау турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International