Су басу ихтималы булган территорияләр буенча рейдлар дәвам итә.

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары су басу ихтималы булган территорияләрне тикшерү буенча рейдларны дәвам итәләр.

Мәсәлән, экологлар Нокса елгасы янындагы территорияләрне тикшергәннәр бу Кече Клыки, Царицыно поселоклары, Карьер һәм Вознесенское торак массивлары. Тикшерү вакытында табигать саклау законнарын бозулар ачыкланмаган. Лаборатория хезмәткәрләре елгадагы табигый су үрнәкләрен алганнар. Хәзерге вакытта пробалар лаборатория тикшеренүендә. Рейдлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International