«Экояз» килә, «Экоязга» - юл!

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген «Экояз 2024» экологик марафонының өченче атнасы старт алды. Ул шимбә өмәләренә багышлана. Бу 7 көн эчендә без чисталык булдыру һәм чистарту белән актив шөгыльләнергә тәкъдим итәбез.

Катнашу өчен 21 апрельгә кадәр территорияне чистарту буенча чаралар үткәрергә һәм эш нәтиҗәсе белән «ВКонтакте»да үз битендә пост урнаштырырга кирәк. Ахырда раслауны почтага җибәрергә: Eco.pros@tatar.ru.

Конкурста теләгән һәркем катнаша ала.

Җиңүчеләр 2024 елның июнендә дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Барлык мәгълүмат рәсми сайтта сылтама буенча бар https://eco.tatarstan.ru/2024.htm

Барыбызны да  чәршәмбе  һәм шимбә  өмәләрендә көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International