«Экология-киләчәккә караш» республика фәнни - гамәли конференциясе Тәтештә узды.

2024 елның 12 апреле, җомга

Бүген Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Экология-киләчәккә караш» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциядә 100 дән артык укучы һәм педагог катнашты. Эш дүрт секция буенча оештырылган: фәндә дебют, тикшеренүче, экология-филология, экология- математика.

Экология министрлыгы эше һәм ведомство үткәргән конкурслар турында конференциядә катнашучыларга мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин сөйләде. Ул мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады: «Һәрвакыт үз проектын яклап, балалар әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә профессионаллар булалар. Өлкәннәрнең бурычы-аларга  барлык башлангычларда да ярдәм итү». Конференцияне оештыручылар булып Рус география җәмгыяте һәм республиканың Тәтеш районы Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International