Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәренең шахмат һәм бокс балалар клубы балалары өчен «Экология иле» темасына экодәрес үткәрделәр.
Башлангыч сыйныф укучылары табигатебезнең һәм туган ягыбызның байлыгын һәм матурлыгын мөмкин кадәр озаграк саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр, эколог һөнәре белән таныштылар һәм ни өчен әйләнә-тирә мохитне саклау белән шөгыльләнү шулкадәр мөһим икәнен аңладылар. Уен формасында балалар табигать белән үзара мөнәсәбәтләр кагыйдәләрен ныгыттылар һәм киләчәктә экологик яшәү рәвеше алып барырга карар иттеләр.
«Мондый дәресләр бик мөһим. Алар балаларны табигатебезне, туган җиребезне яратырга өйрәтәләр. Аны сакларга һәм кайгыртырга өндиләр. Экология иң беренче чиратта үзебездән башланырга тиеш», - дип билгеләп үтте Кама аръягы идарәсенең әйдәп баручы белгече Айгөл Гарифуллина. Дәрес истәлегенә мәктәп укучылары Экология министрлыгыннан бүләк итеп «Экология мәктәбе» дигән китаплар алдылар.