Татарстанның экология министры Геологлар көненә бүләкләр тапшырды

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен Россия Табигать министрлыгының «Табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең үзәк бүлеге башлыгы Андрей Бодяжин бүләкләнде.

«Татарстан Республикасы табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» лабораториясенең Идел-Кама бүлеге белгече Эльмира Ишмөхәммәтова бүләкләнде.

Намуслы хезмәтләре, җир асты байлыкларын өйрәнүләре һәм минераль-чимал базасын яңартулары өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы белән «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУның каты файдалы казылмаларны өйрәнү бүлеге башлыгы Анастасия Әхиярова һәм каты файдалы казылмалар геологиясе бүлегенең әйдәп баручы белгече Ксения Сафонова бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Рәхмәт хаты белән «Татарстан Республикасы Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре бүләкләнде: файдалы казылмалар запасларын экспертизалау бүлегенең баш белгече Даниил Гыйльванов, геологик эшләрне оештыру һәм үткәрү бүлегенең әйдәп баручы белгече Алексей Наумов, атмосфера һавасының пычрануын җыелма исәпләүләр бүлегенең баш белгече Айсылу Сибгатуллина һәм файдалы казылмалар запасларын экспертизалау бүлеге баш белгече Айрат Хәмитов.

Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International