«Миллиард.Татар» дүртенче «Таткрафт» турнирын үткәрде. Бу турнирның үзенчәлеге экологик юнәлешле булуы, ягъни катнашучыларның бурычы Татарстанның матурлыгын Майнкрафт галәмендә чагылдыру.. Турнир кысаларында Татарстан районнары үзәкләре генә түгел, ә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы исемлек биргән табигый объектлар да кабатланды. Катнашучыларга Татарстанның иң танылган 10 табигать һәйкәлен төзү тәкъдим ителде, шуларның 7сен төзү мөмкин булды:
1. Зәңгәр күлләр (Казан шәһәре)
2. Акташ упкыны (Әлмәт районы)
3. Чатыр-тау (Азнакай районы)
4. Печище (Югары Ослан районы)
5. Рус-Немец Швейцариясе (Казан шәһәре)
6. Каракүл (Балтач районы)
7. Аккош күле (Казан шәһәре)
Конкурсны оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучылар уенда чын шедеврларны нульдән күтәргәннәр. Алар моның белән генә тукталып калмаслар һәм барлык табигый матурлыкларны да тәмамлый алырлар дип өметләнәбез, әмма конкурс кысаларында түгел. Тагын өч объект булдырырга кала: Лобач тавы (Кама Тамагы районы), Юрьевка мәгарәсе (Кама Тамагы районы) һәм Кукмара каньоны (Кукмара районы).
Жюри җиңүчене соңрак, барлык баллар саналганнан соң игълан итәчәк.