Чаллыда ел саен санитар-экологик икеайлык кысаларында «Рәхим итегез, сыерчыклар!» акциясе уза. Чараны 4нче номерлы балалар экология-биология үзәге, «Түбән Кама» милли паркы һәм Экология министрлыгының Кама буе идарәсе оештыра.
Шәһәр акциясендә 120 укучы һәм аларның әти-әниләре катнашты. Конкурска барлыгы 105 сыерчык һәм песнәк оялары ясадылар. Катнашучылар тагын бер тапкыр безнең канатлы дусларыбызны якларга һәм сакларга кирәклеген күрсәттеләр. Жюри барлык сыерчык ояларын бәяләде, ә иң яхшы эшләрне дипломнар белән бүләкләде. Үз куллары белән ясалган кош оялары «Түбән Кама» милли паркында эленеп торачак.