Конференция ел саен бу мәктәптә очраклы рәвештә үткәрелми. Уку йорты республикада экологик-географик белем һәм тәрбия буенча инновацион мәйданчык булып тора.
Чарада Казаннан, Теләче, Мамадыш, Балык Бистәсе, Биектау һәм Лаеш районнарыннан балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары, балалар бакчалары методистлары катнашты. Экология министрлыгының Төньяк идарәсе хезмәткәре Ришат Билалов та бар иде. Конференциядә барлык укучыларга һәм педагогларга экомәдәният үсешенә үз өлешләрен кертү мөмкинлеге бирелде. Һәркем актуаль экология юнәлешләре буенча үз эшләрен тәкъдим итте. Шул исәптән әйләнә-тирә мохитне саклау, хайваннар һәм кошларның төрләрен саклау өлкәсендә.
Җиңүчеләр 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар алдылар, ә барлык катнашучылар «Экология әйләнә-тирәбездә» V Республика фәнни-гамәли конференциясе лауреатлары булдылар.