Кама аръягы идарәсе хезмәткәрләре «Табигать сөючеләр» темасына дәрес үткәрделәр. Инспекторлар балаларга әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Дәрес актив узды, сабыйлар табышмакларны һәм инспекторларның сорауларын җиңел генә җавап бирә алдылар. Балаларга иң ошаганы-табышмаклар җыю һәм «Пантомима» уенында катнашу булды.
Экодәрес ахырында һәркем Министрлыктан истәлекле бүләкләр алды.