Экология министрлыгына узган атнада 141 мөрәҗәгать килгән

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

25-31 март аралыгында республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 141 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр булды. Бу тема буенча 56 хәбәр килгән. Атмосфера һавасының сыйфатына 40 шикаять һәм суның сыйфатына 20 мөрәҗәгать килде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкәртелә.

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә барлыгы 926 мөрәҗәгать кергән. Аларның 126сы «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 193е «Халык контроле» системасы аша килгән, 54е «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 553е Министрлыкның элемтә каналлары аша кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

-телефон буенча (843) 267-68-67;

- интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясе;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;

- «Бердәм цифрлы кире элемтә тәрәзәсе»нә https://eco.tatarstan.ru/;

- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итүдә. (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International