Бүген экология Министрлыгында территориаль идарәләр белән традицион киңәшмәдә Кама буе территориаль идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Ул Камил Нәҗмиев була. Камил Римович элек Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләгән. Аңа кадәр дә Минзәлә районында шундый ук вазифада эшләгән. Кама буе территориаль идарәсенең элеккеге башлыгы Наил Габбас улы Гарипов, ул идарә белән 11 ел җитәкчелек иткән, бүген күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының «Табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан экология министры Александр Шадриков тапшырды һәм Наил Габбасовичка әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде.