Бүген санитар-экологик икеайлык белән бергә «Экояз» республика конкурсы старт ала. Быел катнашучыларга 8 атналык экологик квест үтәргә кирәк.
Беренче атнасы «Кошларга булыш» исеме астында безнең канатлы дусларыбызга багышлана.
Катнашучыларга кош оясы яки җимлекләр ясарга һәм агачка элеп куярга кирәк. Аннары эш нәтиҗәсе белән постны «ВКонтакте»да үз битеңдә урнаштырырга. Һәм ахырда раслауны почтага җибәрергә: Eco.pros@tatar.ru.
Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. «Экоярдәмче» номинациясендә индивидуаль рәвештә 2 яшь категориясендә катнашалар: 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк.
«Экоберләшмә» номинациясе иҗтимагый оешмалар, мәктәп отрядлары, урманчылыклар һ. б. Өчен.
«Экогаилә» номинациясендә бөтен гаилә белән катнашып була.
«Экокоманда» - балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен.
Җиңүчеләр 2024 елның июнендә дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Барлык мәгълүмат рәсми сайтта сылтама буенча бар: https://eco.tatarstan.ru/2024.htm
Уңышлар телибез!