22-29 март көннәрендә Экология министрлыгының атмосфера һавасының сыйфатын контрольдә тоту станцияләрендә һавада пычратучы матдәләрнең артулары теркәлмәгән

2024 елның 29 марты, җомга

Быелның 1 гыйнварыннан 29 мартына кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 1,5 млн. үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 500 меңнән артык үлчәү  уздырган.

2024 елның 22-29 мартында Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләр атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китүне теркәмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International