«Татарстан Республикасының экологик картасы» мәгълүмат системасы яңа бүлек белән тулыланды. Барлык теләүчеләр өчен дә төбәктә калдыкларны аерым җыю пунктларының урнашуы турында иң актуаль мәгълүмат ачык урнаштырылган. Икенче чималның кайда кабул ителүен белер өчен, сайтка керергә https://ecokarta.tatar.ru, «Яшел стандартлар һәм технологияләр» системасына күчәргә һәм «Чүп-чарны аерым туплау һәм җыю пунктлары» критериен сайларга кирәк. Калдыкларның туплану пунктлары турындагы мәгълүмат даими рәвештә яңартыла.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасының Экологик картасы» дәүләт мәгълүмат системасы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарын Татарстан Республикасы территорияләренең экологик торышын бәяләү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә идарә карарлары кабул итү өчен актуаль, ышанычлы һәм комплекслы географик мәгълүмат белән тәэмин итү максатларында төзелде.