Экология министрлыгы хезмәткәрләре Казанның 250 нче балалар бакчасында экодәрес үткәрделәр

2024 елның 29 марты, җомга

Экология министрлыгының экологик белем бирү бүлеге белгечләре «Экология дөньясына адымлап» дигән дәрес үткәрделәр.  Балалар әйләнә-тирә мохитне яхшырту өчен нәрсә эшли алуларын һәм безнең гамәлләребез яки гамәл кылмавыбыз ничек итеп экологик проблемаларга  китерергә мөмкинлеген белделәр.

«Мондый тематик чаралар балада экологик культураны формалаштыруга, аның чын табигать дусты була алуын аңлауга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте экологик агарту бүлегенең әйдәп баручы белгече Анастасия Мердюкова.

Дәрес ахырында балаларга шәмнәр ясау буенча мастер-класс  күрсәттеләр һәм һәрберсенә Министрлыктан бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International