Төньяк территориаль идарәсе башлыгы Ленар Касыймов Кукмара, Теләче, Әтнә, Саба, Балтач һәм Арча районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмәдә булачак санитар-экологик икеайлык кысаларында уртак чаралар һәм бурычлар билгеләнде һәм оештыру мәсьәләләре каралды-бу коммуналь техниканың, полигоннарның әзерлеге, күптәнге чүплекләрне бетерү һ.б. Су саклау зоналарын, скверларны, паркларны, Җиңү мемориалларын, обелискларны һәм Дан аллеяларын санитар чистарту буенча чаралар үткәрү кирәклеге аерым билгеләп үтелде. Очрашу вакытында Ленар Касыймов быел районнарның санитар-экологик торышын һәм «Экояз» конкурсының яңа форматы турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, 2024 елда конкурс 8 атналык экологик марафон рәвешендә узачак.